Җәй бетте – китап уку дәвам итә! (0+)

Җәй сизелми дә узып китте, һәм менә дус-ишләр очрашып, узган каникуллардан алган хис-кичерешләре белән уртаклаша башлады. Үзәк китапханәнең балалар белән массакүләм эш бүлеге хезмәткәрләре үзенең барлык дусларын, китапханә укучыларын Сидоровка паркында җыйды!

фото
IMG-20210827-WA0020
IMG-20210827-WA0032
IMG-20210827-WA0038
IMG-20210827-WA0026
IMG-20210827-WA0044

Балаларга кунакка аларның яраткан Фикси дуслары килде! «Минем нәрсә укыганны бел», «Кем мин? Нәрсә мин?» уеннары уен-көлке һәм шатлык авазлары белән үрелеп барды. Күңелле стартлар, биюләр, яраткан җырлар башкару, табышмаклар чишү һәм башкалар җәйнең соңгы көннәрендә яшь китап сөючеләрне бик шатландырды. Балалар вакытларын күңелле итеп уздырган арада, әти-әниләре мәгълүмати буклетлар, балага кайчан китап укый башларга, баланы китап белән ничек дуслаштырырга, укыр өчен нинди китаплар сайларга, балалар китаплары нинди булырга тиеш һ.б. кебек киңәшләр бирүче басмалар исемлеге белән таныша алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: